Нурлат районының Якты Күл авылы фермерларының теплицаларында кыяр март азагында өлгергән

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Якты Күл авылыннан  Фәйзуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгында быел теплицаларын тагы да ишәйткәннәр: моңа кадәр ике теплицада эшләгән булсалар, быел аларның саны өчәү. Икесендә кыяр, берсендә помидор үстерү белән мәшгульләр. Беренче кыярларны март азагында ук авыз иткәннәр инде, бу көннәрдә нурлатлыларга да тәкъдим итәләр. Ә шәһәр халкы арасында елдагыча җирле фермерларының яшелчәләренә сорау зур.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International