4нче мәктәптә Экология атналыгы үтте

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә 1 апрельдән 7сенә кадәр башлангыч сыйныфлар утналыгы булып узды. Ул экология һәм җәмәгатьчелек урыннары елы кысаларында экология темасына багышланган иде. Атна дәвамында рәсемнәр конкурсы, көнкүреш калдыкларыннан ясалган эшләнмәләр, сыерчык оялары күргәзмәләре оештырылды. Укучылар көнкүреш калдыкларыннан үз куллары белән ясаган костюмнар белән мода да күрсәттеләр. 3А сыйныфы укучылары “Урман әкияте” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады. Атналык кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International