Балалар турында кайгыртып

2017 елның 9 апреле, якшәмбе

Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру – райондагы социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Җәйге каникуллар чорында  балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча ниләр эшләнә? Әлеге сорау белән район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллинга мөрәҗәгать иттек. 

-Районда каникул чорында укучыларны сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыру өчен уңай шартлар тудыруга, оешкан ялдан файдаланучы балалар санын арттыруга  юнәлтелгән системалы эш  алып барыла.
Әлеге бурычларны  хәл итү өчен балалар һәм үсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, сәламәтләндерү  буенча ведомствоара комиссия  төзелде, аның составына  укучыларның җәйге ялын  оештыруда  катнашучы  оешма һәм учреждениеләр  вәкилләре керде. Болар – мәктәптәге сәламәтләндерү лагерьлары, мәктәп базасына  корылган  хезмәт һәм ял лагерьлары. Республика, район  бюджетыннан бу максатларга  акча бүлеп  бирелә, ата-аналар кертемнәре тотыла.
Балалар өчен “Нурсан», “Заречный”, “Чияле Алан» сәламәтләндерү лагерыьларе һәм «Патриот» һәм «Ратные сборы» палаткалы лагерьларе  эшләячәк. Мәктәп яны һәм хезмәт лагерьларе оештырылачак. Аларда барлыгы 2210  бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытыр дип планлаштырабыз. 
Быел да укучыларның җәйге ялын оештыру, иминлекләрен тәэмин итү, аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларның ялын оештыруга зур игътибар биреләчәк.

Җәйге ялын хезмәттә үткәрергә теләүче яшүсмерләр саны елдан-ел арта. Быел да предприятие һәм оешмалар белән килешүләр төзеләчәк. Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы җәйдә 14 яшьләре тулган  вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта хуҗалыклар белән сөйләшүләр алып барыла. Моның буенча сорауларыгыз булса, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итүегез сорала.
 Балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру, балаларның җәйге ялын кызыклы һәм куркынычсыз итеп оештыруда предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре ярдәменә өметләнәбез. Балаларның шат елмаюы, күңелләренә уелып калган онытылмас мизгелләр һәм уңай кичерешләр - уртак эш-гамәлләребез нәтиҗәсе бит.
Район мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда җиңү яулаучылар, актив укучылар төрле юнәлешләр буенча профиль сменалы лагерьларда ял итәчәкләр. Кыскасы, тик утырырга яратмаган, ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә теләгән һәркем өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International