Җиренә җиткереп башкарырлар

2017 елның 9 апреле, якшәмбе

Шикәрчеләр бистәсендәге “Бал корты” балалар бакчасы узган гасырның уртасында, төгәлрәге, 1959 елның сентябрендә ачыла. Ике елдан соң бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе саллы юбилеен билгеләп үтәчәк. Һәм биредә башланган капиталь ремонтны шул зур бәйрәмне каршы алуга ясалган беренче адым дип атарга була.
Капремонт белән Әлмәтнең “Татспецстрой” подрядчы оешмасы шөгыльләнә.
– Без бу объектка феврельнең 20ләрендә килдек, – ди прораб Иван Гольнев. – Түбәгә ремонт ясадык: искесен сүттек, яңа бәпкәләр куйдык, 420 кв.м.га профнастил җәйдек, чорманы җылыттык. Биредә 6 кешедән торган бригада эшли. Эшләрнең төренә карап аларны алмаштырабыз: түбәдә түбә ябучылар эшләде, электр хуҗалыгын алмаштыра башлагач, электриклар киләчәк. 
Балалар бакчасы мөдире Татьяна Абакшина подрядчыларның коллектив фикеренә бик теләп колак салуларын билгеләп үтә. 
– Түбә эшләре башлангач, без подрядчылардан яшел профнастил куллануларын сорадык, һәм менә, күреп торасыз, ачык төс күзләрне иркәли, – ди ул.
Бала үз вакытының күп өлешен үткәрә торган беренче учреждение шундый булырга тиеш тә. Мисал өчен, Иван Гольнев сүзләренә караганда, алар фасад эшләренә керешеп киләләр икән, һәм ул элеккегесеннән аерылачак: бакча бинасының вакыт белән караңгыланган силикат кирпече тиздән металл кассеталар белән тышланачак.
– Ул югары дәрәҗәдә тавыш үткәрмәүчәнлек үзлегенә ия, моннан тыш, стеналарны да җылытачаклар. Районның төзелеш бүлегендә без фасадны да ачыграк төсләрдән ясауларын сорадык, күңелгә ятарлык булсын. Алар бик матур вариант тәкъдим иттеләр, – дип билгеләп үтте Татьяна Алексеевна, һәм “Бал корты”ның булачак фасадын күрсәтте: алсу, зәңгәрсу, сары, салат төсләрендәге плитәләр чыннан да бинага яңа тормыш өрергә охшаган.
Хәзер исә бакчада тәрәзәләрне алмаштыралар. Бәлки, “Балалар кайда соң?” дигән сорау туар. Борчылырга сәбәпләр юк, иске агач рамнарны сүтү һәм яңа пластик тәрәзәләр кую эшләрен ял көннәрендә башкаралар.
– Демонтаж һәм тәрәзәләр кую эшләренә шимбә көнне керештек, ә якшәмбе көнне откослар ясадык, тәрәзә төпләрен урнаштырдык, – ди балалар бакчасы завхозы Ирина Сандрюхина.
Бу учреждениедә 43 тәрәзә, шуларның 3сен алмаштырганнар. Моннан тыш, подрядчы ике керү төркеменә дә ремонт ясаячак, ул ишек блокларын алмаштыру, тамбурларны ясау, мәйданчыкларны, козырекларны, баскычларны төзекләндерүдән гыйбарәт. Янгынга каршы һәм эчке ишекләргә дә ремонт ясалачак – төркемнәрдә, складларза, азык-төлек блогында аларның саны 39.
Тулаем, капиталь ремонт программасына эшләрнең 8 төре кертелгән. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә аларның барысы да планлаштырылган. Мөдир сүзләренә караганда, фасад эшләрен төгәлләгәннән соң, ремонтчылар эчке эшләргә тотыначаклар, биредә стеналарны буяу, түшәмнәрне ремонтлау, идәннәрне ясау планлаштырылган.
– Иске идән такталарын алып, яңа такталар җәячәкләр, беренче катта җылы идән ясау планлаштырылган, – ди Татьяна Абакшина. – Шулай ук бакчабызда инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә дә ремонт ясалачак: суүткәргеч, канализация һәм җылылык системаларын алмаштырачаклар.
2003 елда учреждение газ белән җылытыла башлаган, шул максатларда котельня төзелгән. Мөдир сүзләренә караганда, ягулык белән проблемалар юк икән: “Нурлат җылылык челтәрләре” хезмәт күрсәтә һәм барлык кирәкле эшләрне үзвакытында башкара.
Эчке эшләр мәйданы 483 кв.м.дан артыграк, заманыбызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән чагыштырганда, ул зур булмаса да, объект үзенең әһәмиятлелеге ягыннан бөтен таләпләргә җавап бирә. Бүген бакчаның 4 төркеменә 72 бала йөри. Элеккеге кебек үк, нигездә, алар – шикәр заводы эшчеләренең балалары. 28 тәрбияче, аларның ярдәмчеләре, пешекчеләр һәм башка хезмәткәрләр көн саен балаларга йөрәк җылыларын бүләк итә. Һәм подрядчыларның үз ышанычларын тулысынча аклауларына өмет тоталар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International