Бүген район һәм шәһәрдә #ЭКОяз-2017 санитар-экологик икеайлыгы кысаларында өмәләр үтте. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары нигездә кар таратуда, кар астыннан чыккан чүп-чарны җыештуры белән мәшгуль булды. Гадтәттәгечә, өмәләргә мәгариф учреждениеләре актив кушылды. Мәсәлән, шәһәрнең 2нче мәктәбендә өмәгә 70ләп кеше – 8-10 сыйныф укучылары чыкты. Алар мәктәп территориясендә каа тартатылар, кайберләре чүпләрне җыештырды. Мәктәп директоры Елена Матавина әйтүенчә, экологик икеайлыкка алар 1 апрельдән үк кушылганнар һәм эш өмәләр белән генә чикләнми. Мәсәлән, җомга көнне территорияне чистарту белән техник хезмәткәрләр мәшгуль булган. Мәктәпнең төньягында кыш буена җыелган калын кар белән көрәшүдә исә техника да җәлеп ителә икән.
Ә санитар-экологик икеайлык кысаларында районда чаралар дәвам итәчәк.