Шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары бер көндә 5 тонна макулатура җыйганнар

2017 елның 8 апреле, шимбә

Кичә шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары бердәм булып макулатура тапшырдылар. Чарада барлык сыйныф укучылары да актив булып катнашкан. Нәтиҗәдә, барлыгы 5 тонна кәгазь җыеп тапшырганнар. Мәктәптә мондый чараны елына ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрәләр һәм, традиция буларак, иң күп тапшыручылар арасында конкурс үткәрәләр. Бу юлы мәктәптә кече сыйныфлар арасында  иң күп кәгазьне 3Алар, урта звенода – 5Блар, өлкән сыйныфлар арасында 8Алар җыйган.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International