Авыруларны иртә ачыклау мөһим

2017 елның 8 апреле, шимбә

Агымдагы елда 9878 нурлатлы планлы диспансерлаштыру үтәргә тиеш.
Нурлат район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан тирәнтен медицина тикшерүен 3266 кеше үтә башлаган, аларның 1554се беренче кварталга диспансерлаштыруны тулысынча үткәннәр дә инде.
Халыкка гомумдиспансерлаштыру үткәрү буенча федераль программага дүрт ел элек нигез салынган иде. Баштарак әлеге комплекслы диагностика чараларына халык арасында бик үк әһәмият бирелмәсә дә, елдан-ел аларның популярлыгы арта бара.
– Хәзер кешеләр диспансерлаштыруны активрак үтә башлады, бу әлеге профилактика чараларының нәтиҗәле булуына ышаныч арту белән бәйле, – ди Нурлат район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Нәсимә Габдрахманова. – Әйтик, яман шешләргә алынган анализ Казан шәһәренең онкоүзәгендә ясала, һәм ул төгәл диагнозны куярга мөмкинлек бирә. Ә нәтиҗә бар икән, димәк, сәламәтлекләрен тикшертергә теләүчеләрнең саны да арта.
Диспансерлаштыру – ирекле чара. Әмма аның мөһимлеген һәркем үзе өчен аңларга тиеш. Комплекслы профилактика чаралары кеше сәламәтлегенең тулы картинасын ачып кына калмый, киләчәктә теге яки бу авыруга бирелүчәнлекне ачыкларга да ярдәм итә. Ә үзвакытында ясалган диагностика үлемгә китерә торган авыруларны беренче стадияләрендә үк ачыклап, кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Нәсимә Габдрахманова сүзләренә караганда, беренче кварталда үткәрелгән диспансерлаштыру барышында бер нурлатлыда яман шеш авыруы ачыкланган. Авыру II стадиядә һәм аны дәвалауның иртә башлануы онкология белән көрәшнең нәтиҗәле булачагына өмет бирә.
Диспансерлаштыру үтү буенча быел үзгәрешләр юк. Ул район үзәк хастаханәсенең гадәти эш режимында узган еллардагы маршрут буенча алып барыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International