Балалар сәнгать мәктәбендә “Өмет” хор фестивале 5 еллап үткәрелә инде. Башка елларда конкурс рәвешендә оештырыла торган чара быел балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур концерт булып үтте. Анда Балалар сәнгать мәктәбендә, шәһәр мәктәпләрендә һәм Иске Чаллыда хор классларында шөгыльләнүче балалардан торган коллективлар икешәр чыгыш әзерләгән иде. Людмила Шугаева, Аделя Юнысова, Зөлфия Юнысова, Людмила Чернышева, Софья Сафина, Эльвира Зәйдуллина, Алсу Атауллина, Гөлсем Исмаилова, Лилия Багиева һәм Александра Җамалиева җитәкчелегендә мәктәп укучылары уку елы дәвамында хор сәнгатенә өйрәнә, төрле мәктәп һәм район чараларында чыгыш ясый. 12 апрельдә исә сәнгать мәктәбенең җыелма хоры Әлмәт шәһәрендә үтәчәк республика конкурсында, 29ында Самарада Бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләнә.