Бүген район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә республикада 2017 елгы язгы-кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча игълан ителгән конкурс кысаларында бәя бирелде. Составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, Гостехнадзорның Нурлат районы буенча дәүләт инспекторы Дмитрий Кудряшов булган махсус комиссия көн дәвамында районның барлык хуҗалыкларында да булып, техниканың әзерлеген, хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрнең үтәлешен, кадрлар, минераль ашламалар, орлыклар белән тәэмин ителешен һәм башкаларны тикшерде. Район хуҗалыклары комиссияне ныклы әзерлек белән каршы алды. Мәсәлән, районның иң эре хуҗалыкларыннан берсе – “Сөләйманов Ә.И” КФХсының Фома бүлекчәсендәге техника паркында чәчүгә чыгачак техника тип-тигез итеп рәтләргә тезеп куелган. Куәтле тракторлар да, авыл хуҗалыгы машиналары да язгы чәчүгә тулысынча әзер. Комиссия әгъзалары техниканы карарга керешкәнче механизаторлар белән дә аралашырга өлгерде.
– Район язгы чәчү эшләренә ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән, минераль ашламалар җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Техниканың әзерлеге дә яхшы. Шулай да язгы кыр эшләре вакытында сезнең хезмәтегездән дә күп нәрсә торачак. Чөнки быел яз алдагы елларга караганда үзгәрәк килә. Безгә чәчү эшләрен кыска срокларда сыйфатлы итеп башкарырга туры киләчәк, – дип мөрәҗәгать итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин механизаторларга. Ул шулай ук хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешенә зур игътибар бирергә чакырды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Айдар Сәлахов исә Нурлат районы хуҗалыкларының әзерлегенә уңай бәя бирде.