2017 нче елның февраль аеннан апрельгә кадәр Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә " Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе үтте. Акция ике этаптан торды. Беренче этап экология темасына багышланган иде. Укучылар урман хуҗалыгы идарәсе вәкилләре белән очраштылар, музейда, китапханәдә булдылар, шәһәр халкы белән аралаштылар. Алар табигатьне ярату, аны саклау турында әңгәмә оештырдылар. " Мин татарча сөйләшәм" республика акциясенең икенче этабы да безнең мәктәптә төрле чараларга бик бай булды. Аларны уздыруда рус телле укучылар да бик теләп катнаштылар. Акция кысаларында "Туган тел көне", "Нәүрүз" кебек мавыктыргыч һәм күңелле чаралар үтте. "Нәүрүз" бәйрәмендә, аеруча, 6 нчы Б һәм 6 нчы В сыйныфы укучылары актив катнаштылар. Алар җырлы-биюле татар халык уеннарын күрсәттеләр, рәхәтләнеп татарча җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан Нәүрүзбикә барысын да тәмле коймак белән сыйлады. Бәйрәм бик күңелле үтте һәм барыбызга да бик ошады.