Җиде балага гомер бүләк иткән

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе


Язның икенче ае – апрельдә районда барлыгы 11 өлкән кеше үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда  матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге башлгы, социаль яклау бүлеге, район ќитђкчелђре катнашында тулы бер делегация тыл хезмәтчәненең өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр , иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. 
 Узган атнада үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үткән Зирекле авылында яшәүче  тыл хезмәтчәне Гамбәр Котдусовна Шарапова  кунакларны үзе каршы алды. Җитез хәрәкәтләр белән каршыларга чыккан  әбигә һич тә 90 яшь биреп булмый.
Сугыш башланганда Гамбәр әбигә 14 яшь була, әтиләре сугышка киткәндә әнисе өч бала һәм каенанасы белән белән кала. Шуңа да юбиляр  кечкенәдән эшнең тәмен татып үсә.
– Без эшләмәгән эш калмады, кызым, нәрсә кушсалар, шуны башкардык. Озак яшәүнең, озын гомерлы булуның серен дә  хезмәттән күрәм. Ќәмәгатем белән бик тату, матур тордык, – дип яшьлеген дә искә төшереп алды ул. 
Гаилә учагына ялкыннар өстәп, Шараповлар гаиләсендә бер-бер артлы балалар якты дөньяга аваз сала.  Бүген әбинең  7 баласы һәм 22 оныкчыгына шөкерана итә. 
Кунакчыл хуҗабикә 90 яшен тутыруга карамастан, эшсез  утырырга яратмый, һәрчак хәрәкәттә,  хәленнән килгәнчә нәрсә дә булса эшләргә тырыша. Һәр тәрәзә төбендә гөлләре дә шау чәчәктә утыра әбинең. 
– Нинди булса да тереклек иясе дип гөлләр үстерәм, мал асрамагач, тавыклар тотмагач, көнне дә үткәрергә кирәк бит. Аннан соң бик яратам үзләрен. Хәзер бездән шул гөл тәрбияләү генә инде. 
Гамбәр  әби Зирекле авылының абыстае, тарихчысы да һәм иң өлкән кешесе дә икән әле. Гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче Акъәби – Коръән мәҗлесләрендә  һәр табынның түрендә. 
Район башлыгы Равил Кузюров исеменнән юбилярны шушы истәлекле датасы белән  котлаган район башлыгы урынбсары Флюра Ногманова  аћа  Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау телеграммасын  да тапшырды.
-    Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны  үз җилкәләрендә кичергән, бүгенге көндә хөрмәт һәм мактау казанган, олы яшьтә булуларына карамастан, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикәләр, акыллы аналар, яраткан дәү әниләр булып кала, - ди юбилярны котларга килгән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да.  - Биш җитәкче әнисе  буларак  акыллы балалар бәхете күреп яшисез, алга таба шулай озын гомерле, сау-сәламәт булып яшәргә насыйп булсын.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International