"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" Республика конкурсында районның 36 мәгариф оешмасы катнаша. Конкурс нәтиҗәләре буенча ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла.
Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.