Нурлат районында балалар бакчасыннан ук экологик культура тәрбиялиләр

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Нәниләргә экологик белем бирүдә балалар бакчасы һәм тәрбиячеләрнең роле зур. Нәкъ менә шуның өчен дә бу өлкәдә педагогларның осталыкларын арттыру – бик актуаль мәсьәлә. Безнең “Алсу” балалар бакчасында үткәрелгән педагогик киңәшмә дә шул максатны күздә тотты. Әлеге чара кысаларында һәркем үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәсәлән, Фәнүзә Асылмәрданова педагоглар өчен оештырган “Экологик күрпер” эшлекле уенының төп максаты тәрбиячеләрнең һөнәри осталыклары һәм гамәли эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген арттыру иде. Төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләр күрсәткән “Су һәркемгә кирәк”, “Кышлаучы кошлар”, “Без бүлмә гөлләре тәрбиялибез”, “Кошларга ярдәм ит” проектлары да экологик проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән иде. Ә уртанчылар төркемендә чаралардан да ата-аналар да читтә калмады, алар балалар белән берлектә “Кыргый хайваннар” проектын әзерләгәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International