1 апрельдән Россиядә армиягә язгы чакырылыш башланды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән Россиядә армиягә язгы чакырылыш башланды. Чакыру комиссиясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәткә алынучыларның төп өлешен 1990-99 елгылар тәшкил итә. Безнең районнан бу язда 85 егет гражданлык бурычын үтәргә китәчәк. 
Быелгы чакырылыш үзенчәлекләре  турында  хәрби комиссар Заһир Абдуллин сөйләде.
- Хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре  март аеннан башланды, - ди Заһир Кәримов. - Без 300-350 егетне хәрби комиссариатка чакырып, тикшерү- күзәтү эшләрен башкарырга һәм шулар арасыннан барлык таләпләргә җавап биргәннәрен сайлап, хәрби хезмәткә озатырга исәплибез. Егетләр соңгы елларда физик яктан чыныгуга зур игътибар бирә, бу армия өчен бик мөһим. Сәламәтлек торышы буенча проблемалары булганнар да юк түгел. Без андыйларны кат-кат медицина күзәтүе аша үткәрәбез.  Солдат тормышы егетләргә чыныгу, сәламәт яшәү рәвешенә керү, мөтәкыйльлеккә өйрәнү өчен дә зур адым. Эш бирүчеләр һәрвакыт дә гадәттә иң беренче чиратта: “Армия хезмәтендә булдыңмы?” – дип сорый.  Безнең хәрби крмиссариат бүлеге эшчәнлегендәге төп бурычларның берсе итеп яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларын көчәйтүне куя. Тулаем алганда, язгы чакырылышка әзерлек яхшы алып барылды, куелган бурычлар хәл ителер дип өметләнәбез.  
Армия сафларына  алыначак егетләр яхшы әзерлек белән китәчәк: егетләрнең күбесе махсус курсларда укып шофер һөнәрен үзләштергән. Чакырылышта төп басым югары һәм махсус урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга ясалачак. Нурлат егетләрен  коры җир гаскәрләре, хәрби-һава десанты, хәрби-диңгез флоты, хәрби-һава гаскәрләре, эчке гаскәрләр көтә.  
-    Күп еллар инде егетләребез турында Мактау сүзләре генә ишетәбез, часть командирларыннан егетләребезнең әти-әниләренә һәм укыган яки эшләгән коллективларына еш килеп торган Рәхмәт хатлары дәлилли. Алдагы чакырылыш егетләребез дә сынатмас дип өметләнәбез, - ди хәрби комиссар Заһир Абдуллин.
Язгы чакырылыш барышында “Әниеңә шалтырат” дигән яңа федераль проектка Нурлат районы да кушылачак.
Армиягә китүче егет белән  аның әти-әнисенә берешәр бушлай сим-карта бирелә.  Элемтә операторын (МТС, Билайн һәм Теле2) алар үзләре сайлап алачак. Әлеге сим-карта аша сөйләшүнең беренче 20 минуты – бушка. Моннан тыш ул номерга 100 сум акча да салынган булачак.  Ятим балаларга исә сим-карта белән бергә телефон да бирелә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International