Бу көннәрдә районның шахматчылар клубында берничә ай буенча дәвам иткән 33нче район чемпионаты уеннары төгәлләнде. Нәтиҗәдә, быел чемпион исеменә Сергей Анисимов лаек булды. Ә Кубок өчен уеннарда Григорий Ермолаев беренче булды. Әмма 2016-2017 елгы шахмат сезоны әле төгәлләнми. Алда – команда беренчелеге уеннары.