Кичә шәһәрнең 2нче мәктәбендә Сәламәтлек көне уңаеннан семинар үтте. Семинарда катнашучы авыл һәм шәһәр мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары алдында Нурлат үзәк район хастаханәсе психиатры Александр Прохоров чыгыш ясады. Бу очраклы түгел. Чөнки быел Бөтендөнья сәламәтлек көне психик авыруларга багышланган бит. Әңгәмә “түгәрәк өстәл” формасында үтте, чарада катнашучылар үз сорауларын да бирә алдылар.