Нурлатлылар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге II укуларда катнашты

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Кичә Казанда Диния нәзарәте бинасында «Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дигән темага «Икенче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үттте. Укулар икенче тапкыр оештырылды һәм күренекле дин әһеле, якташыбыз  Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның (1896-1995) истәлегенә багышланды.
Чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган дин һәм фән эшлеклеләре катнашкан. Аерым алганда, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия меселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин, Мәскәү үзәк төбәге һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шәех Габдеррәззак әс-Сагди. Сәламләү сүзләре һәм докладлар белән Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сайфуллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов , шулай ук Әхмәдзәки хәзрәтнең туганнарының чыгыш ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International