«Нурлат ТВ» “Татарстан- 24” телеканалына күчә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

"Нурлат-ТВ" телеканалы 18 апрельдән "Татарстан-24" каналында күрсәтә башлаячак.
Тиздән оешуының  17 еллыгын билгеләп үтәчәк район телевиденисе  челтәр партнерын алмаштыра.   “Нурлат ТВ”  ТНТдан  “Татарстан 24” телеканалына күчә.
Соңгы елларда федераль мәгълүмат яссылыгында җитди үзгәрешләр булды. Цифрлы  мульльтиплекста тапшырулар алып бару өчен көрәш барлыкка килде.  Инде менә беренче егермелеккә кергән федераль телеканаллар региональ парнерлар белән килешүләрен өзә
 Иң элек шуны ассызыклыйк. Татарстан телеканалларының мәгълүмат  яссылыгыннан сызып ташлау куркынычы бар иде. Бу  хәлне алдан күреп, республика җитәкчелеге ике -“ Казан” һәм “Эфир” ТВ каналлары базасында яңа “Татарстан- 24»телеканалын ачу чарасын күрде.
 Бүгенге  көндә”Татмедиа» җәмгыяте  составына республиканың төрле шәһәрләрендә эшләүче  19 телеканал керә. Шуларның берсе – Нурлат телевидениесе. 10 июньдә җирле телевидениенең эшли башлавына 17 ел була. Шуның 15  елында   челтәр партнеры  ТНТ  федерал каналы булды.  Эфир вакыты республикада  иң  зурларның берсе- атнага 17.00 сәгать иде. Якын арада, төгәлрәге 18 апрельдән телекомпаниядә  зур яңалыклар көтелә – Нурлат телевидениесе “Татарстан- 24» компаниясенең челтәр партнерына әверелә һәм эфирга «Нурлат » исеме астында  «Татарстан -24» каналында чыгачак. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International