Бикүле театры фестивальгә әзерләнә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

5 апрельдә Бикүле авылының татар халык театры Әлмәттә узачак “Идел-йорт” фестивалендә катнашачак. Коллектив анда Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ачкыч кайда?” әсәрен алып барачак. Бикүле мәдәният йорты директоры Тәнзилә Әһлетдинова сүзләренә караганда, заманча шәһәр фатиры сурәтләнгән декорацияләрне махсус Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында заказ биреп ясатканнар. Аны рәссам, атказанган мәдәният хезмәткәре Ленар Гыйльметдинов башкарган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International