Нурлат гимназиясе укучылары “Бөркеткәй”дә ял итеп кайтты

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Хәер, ял итеп кайтты  дип әйтү бик үк дөрес булмас. Чөнки гимназиядә 8нче сыйныфта укучы Алинә Шәкүрова белән 10 сыйныф укучысы Данил Маршанов үзәкнең “Кояшлы” лагеренда 2 марттан 22 мартка кадәр дәвам иткән сменда “Инициатива хәрәкәттә” дип аталган Бөтенроссия иреклеләр мәктәбендә укулар үткәннәр. Укуларда Татарстан, Башкортостан республикалары, Ставрополь, Самара һәм Саратов өлкәләреннән 100ләп малай һәм кыз катнашкан.
Краснодар өлкәсенең матур табигатьле почмагында, Кара диңгез буенда  урнашкан “Бөркеткәй” Бөтенроссия балалар үзәгендә булып кайту  – һәркемнең зур хыялы. Гимназия укучылары да биредә үткәргән 20 көн, дуслар белән аралашу, яңа проектлар турында тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар. 
– “Бөркеткәй”дә без заманча волонтерлык отрядлары эшенең   6 төп  – экологик,  медицина, социаль, социаль-агарту, спорт һәм вакыйгалар юнәлешләре буенча укулар үттек, – ди Данил Маршанов. – “Инициатива хәрәкәттә” программасы бик кызыклы.  Аның кысаларында тренинглар, воркшоплар, мастер-класлар үтте. Мин социаль волонтерлыкта катнаштым. Үз төркемебездә без смена дәвамында үз проектыбызны төзедек, ә соңыннан тормышка ашырдык. Мин проектның җитәкчесе булдым һәм безнең компания иң яхшысы булып танылды. Гомумән, барлык чараларда да актив катнашырга тырыштык. Концертларда үземне алып баручы булып та сынап карадым, футбол командасы составында үзәк лагерьлары арасында беренче урынн да яуладык. Смена нәтиҗәләре буенча мин “Иң кояшлы бала” дигән исемгә лаек булдым. 
   Алинә Шәкүрова исә “Бөркеткәй”дә яңа очрашулар һәм яңа дуслар табуы, сессия, дебатлар, тренинглар һәм рольле уеннар форматында үткән өйрәтү чаралары, шулай ук   “Картлык-шатлык” хәйриячелек фонды попечителе, актриса һәм җырчы  Елизавета Арзамасова белән очрашуы хакында сөйләде. 
–    Без “Картлык-шатлык” хәйриячелек фондының “Хат аша – оныклар” акциясе кысаларында Россиянең төрле төбәкләрендә картлар йортларында яшәүче ялгыз әбиләргә котлау открыткалары ясадык. Фонд хезмәткәрләре аларны өлкәннәргә илтеп тапшырды. Шулай итеп, безнең бүләкләребез өлкәннәргә игътибар, күңел җылысы  һәм шатлык бүләк итте, – ди ул.   
Бу көннәрдә  Алинә белән Данил “Бөркеткәй”, анда алган тәэсирләре белән иптәшләре, дуслары белән дә уртаклашалар. “Бөркеткәй”гә барып кайту өчен юлламалар биргән  район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләренә дә рәхмәтләрен белдереп, тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар  Ә үзәктә волонтерлык хәрәкәте буенча алган теоретик һәм гамәли белемнәренең үзләренең тормышында  һичшиксез кирәге чыгачак дип саныйлар. Чөнки Нурлатта да волонтерлык хәрәкәте актив үсештә һәм инициативалы үсмерләрне берләштерә бит. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International