Нурлат районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә минераль ашламалар туплау дәвам итә

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Район буенча һәр гектарга, көздән кертелгән ашламаларны да исәпкә алып, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 71 кг минераль ашлама тупланган. “Сөләйманов Ә.И” КФХсында һәм “Южная” АФ җәмгыятендә тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 100әр, “Нурлат сөте”ндә – 62, “Нурлат-Агро”да 56 кг. ашлама тупларга өлгергәннәр. Башка хуҗалыкларда да ашламалар туплау дәвам итә. Район буенча исә һәр гектарга кимендә 65 кг. минераль сый кертү бурыч итеп куела.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International