Шәһәрнең 2нче мәктәбендә быел физик тәрбия һәм башлангыч хәрби әзерлек фәннәре укытучысы Нил Әхәт улы Ханнанов истәлегенә традицион волейбол турнирында район һәм шәһәр мәктәпләреннән 13 команда катнашты. Ярышлар быел бишенче тапкыр үтте һәм катнашучыларның саны алдагы еллардагыдан артыграк булуы аның популярлыгы арта баруы турында сөйли.
Кайчаныдар үзе шул мәктәптә укып, соңрак физик тәрбия укытучысы булып бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган олы йөрәкле педагог Нил Ханнановны 2нче мәктәптә ел да әнә шулай район мәктәпләре укытучылар катнашындагы матур очрашу белән искә алалар. Традиция буенча, быел да ярышларда Нил Әхәтовичның тормыш иптәше Ольга Васильевна белән улы Дмитрий Нилович, коллегалары һәм дуслары күпләп катнашкан. Ә ярышлар ветераннар командасы белән укытучыларның җыелма командасы арасында иптәшләрчә очрашу белән башланып киткән. Алардан эстафета катнашучылар – шәһәрнең 1, 2, 4, 8, 9нчы мәктәпләре, гимназия, интернат-мәктәп, Мамык, Төрнәс, Иске Чаллы, Фома, Якушкино мәктәпләренең укытучылар командаларына күчкән. Хатын-кыз һәм ир-ат укытучылардан торган катнаш командалар арасында зур көндәшлек шартларында дәвам иткән ярышлардан соң хуҗалар – 2нче мәктәп командасы җиңүче булып табылган һәм Кубокка ия булган. Икенче урында – гимназия, өченчедә – 9нчы, дүртенче урында – интернат-мәктәп командалары. Җиңүче командаларга грамоталар һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән бүләкләр тапшырылган. Ярышларны оештыруда Дмитрий Нилович һәм аның дуслары да зур ярдәм күрсәткән.