Дипломнар белән кайтканнар

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Шимбә көнне Нурлат УТТсы вәкилләре “Татспецтранспорт ИК” ОООсы коллективлары арасында үткән “Талантлар фестивале” иҗади конкурсында катнашкан. Ул компаниянең 10 еллыгы уңаеннан Җәлил поселогында булган. “Талантлар фестивале”ндә 9 УТТ катнашкан, ә бу 80ләп кеше дигән сүз. Нурлатлылар яхшы чыгыш ясап, дипломнарга ия булганнар. Мисал өчен, күтәрткеч машинисты Фәнис Сәмигуллов һәм кадрлар бүлеге инженеры Рәфис Сәмигуллов – “Ир-атлар вокалы”, РММ эшләр бүлгече Гөлсирә Вәлиуллина “Нәфис сүз” номинацияләрендә дипломнар алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International