Өмәләргә старт бирелде

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

1 апрель – санитар-экологик икеайлык старт алган көнне шәһәр буенча өмә игълан ителмәгән булса да, мәктәпләр һәм балалар бакчалары традицияне бозмаган. Алар быел өмәгә беренчеләрдән булып чыкканнар.
Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында 1 апрель – ял көне булуга да карамастан, бердәм булып кар көрәргә чыкканнар. Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов сүзләренә караганда, мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырыла торган өмәләр традицион һәм атна саен үткәреләчәк. 
– Быел экологик конкурсларда да масштаблы катнашырга планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Линар Нурисламович, “ЭКОбалалар бакчасы”, “ЭКОмәктәп”, “Мәктәп эко-патруле” конкурсларын атап.
Тулаем, һәр мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе икеайлыкта экологик план буенча эшләячәк, дип әйтергә мөмкин. Хәзер укучылар макулатура җыю белән шөгыльләнә. Бу, мәгариф бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, чүп-чарны чистарту да, бюджеттан тыш чыгымнар өчен акчалата керем дә, үзагачны экономияләү дә. Соңрак исә мәктәп яны һәм балалар бакчалары территорияләрендә яшелләндерү, төзекләндерү буенча чаралар башланачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International