Нурлат кикбоксчылары Аксубайда үткән ачык беренчелектән уңыш белән кайтты

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

26 март көнне Аксубайда кикбоксингның фулл-контакт бүлеге буенча үткән  ачык беренчелектә Нурлаттан да ике команда катнашып кайтты. Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Евгений Казаев кул астында һәм Халыклар дуслыгы йортында Олег Власенкода шөгыльләнүче яшь кикбоксчылар  беренчелектә матур нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Эрик Цой, Анна Булатова, Илсөяр Гафуров, Адель Абдрахимов, Артем Сапов үз үлчәү категорияләрендә – 1нче, Алексей Морозов, Вадим Леваков, Павел Веренцов, Илсаф Хәнәфиев – 2нче, ә Кирилл Чернобровин, Алексей Иванов һәм Кирилл Моисеев 3нче урыннарны яулаганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International