Күптән түгел Кизләү авыл китапханәсендә авылыбызда яшәп иҗат итүче җирле шагыйрьләребез катнашында “Ач, шигърият, серләреңне” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәнең төп кунаклары туган ягыбызның гүзәллеген, сихри көчен мактап, аңа карата горурлану, соклану хисләрен шигъри юлларга салган Рөстәм Шәфигулла улы Әхмәтов һәм Суфия Ярулла кызы Ганиева иде. Иҗат кешесе нечкә күңелле була. Рөстәм ага да шундыйларның берсе. Ул бала чагыннан ятимлек ачысын татыган, ул үзенең ятимлектә үскән чакларын тасвирлап язган эчтәлекле шигырьләрен укыганда кичәгә килгән өлкәннәрнең дә күзләрендә яшь тамчылары барлыкка килде. Суфия апа күп еллар буе колхозда эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда, ул да күңелендә йөрткән хисләрен шигъри юлларга сала. Шигырьләр эшләр беткәч, кич белән языла, ди ул. Оныгы Илсинә Ганиева да шигырьләр яза, ул дәү әнисенең туган авылы Кизләүгә багышлап язган шигырен яттан сөйләп бирде. Гомумән, кичә тулаем туган ягыбыз, авылыбызга багышланган матур чара булып үтте. 4 сыйныф укучылары Роза Мәсләхованың туган ягыбыз табигатенә багышланган шигырьләрен, җырларын башкардылар. Язилә Минхәирова моңлы җырлар башкарды, 10 сыйныф укучысы Әдилә Әхмәтова районыбызның күренекле язучысы, журналист Илдус ага Диндаровның “Үз ягымда” исемле шигырен сөйләде . Татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен искә алып, Мөнирә апа Хәсәншина мөнәҗәтләр көйләде, озак еллар буе партком секретаре булып эшләгән Самат ага Нуруллинның авылыбызның тарихын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихи урыннарын искә төшереп сөйләве яшь буын вәкилләре күңелендә дә туган ягыбызга карата кызыксыну уята алды. Ә мәдәният хезмәткәрләре кичәне халкыбызның моңлы җырлары белән бизәделәр.
Авылыбызның табигате соклангыч, халкы уңган. Татарның саф теле, милли гореф-гадәтләре яши монда. Шушы асыл җәүһәрләрне менә шундый чаралар белән саклап калуны максат итәбез һәм алар киләчәк буыннар өчен кыйммәтле милли мирас булачак дип уйлыйбыз.