Горурланыр өчен сәбәп

2017 елның 26 марты, якшәмбе

Улларының армиядә хезмәт итүләре ата-аналар күңелендә һәрвакыт борчылу уята. Түбән Нурлаттан Әхмәдиевлар гаиләсен дә язмыш читләтеп үтми – узган елның көзендә алар уллары Русланны хәрби хезмәткә озаталар. Ә хәзер Мәйсәрә Хәмзә кызы белән Ринат Миңнегол улы кече уллары өчен горурлык хисләре кичерә. Күптән түгел генә аларга, Руслан янына Түбән Новгород өлкәсенең Мулино поселогына баргач, хәрби часть командованиесе Рәхмәт хаты тапшырган. Анда мондый юллар бар: “74036нчы хәрби часть командованиесе сезгә Русланны тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерә. Сез улыгызның армия хезмәтеннән курыкмавы, Россиянең чын гражданины буларак Ватанны саклаучылар сафында үзенең лаеклы урынын алуы белән горурлана аласыз...”
Армиягә кадәр Руслан аграр техникумны тәмамлап, автомеханик һөнәрен үзләштергән. Ринат Миңнегол улы аның һәрвакыт җаваплы булуын, әйткән сүзен җиренә җиткереп үтәвен билгели. Мәктәптә һәм техникумда егет актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән: билбау көрәше белән мавыккан, кышын чаңгыда шуган. Хезмәттән курыкмаган, әти-әниләренә хуҗалыкта булышкан, җәй көне дә эшсез утырмаган – комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.
– Руслан кечкенәдән үк төпле, акыллы малай булып үсте. Тормышында барысы да яхшы булсын иде. Техникумны тәмамлаганнан соң, ул нефть югары уку йортында белемен дәвам иттерергә планлаштырды, әмма башта Ватан алдындагы бурычын үтәргә карар кылды. Бала чакта Русланның сәламәтлеге белән проблемалары бар иде, бер ара инвалидлык та бирелеп торды. Шуңа да карамастан, Руслан армиягә үз теләге белән китте, – ди Мәйсәрә Хәмзә кызы.
Әти-әнисенең сүзләре хәрби частьнең бәяләмәсе белән тәңгәл килә. “Тәртипле, ярдәмчел, хезмәт сөючән, хәрби бурычын намус белән үти. Югары ихтыяр көченә ия. Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре дигән югары исемгә лаек ул”.
Русланның мондый мактау сүзләренә лаек булуында әти-әниләренең өлеше зур. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки Руслан тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә туып-үскән, аның гаиләсен, Ватанын якларлык чын ир-егетләр холкы да биредә чыныккан.
Шул рәвешле, Руслан – әти-әниләренең горурлыгы, яшьтәшләре өчен үрнәк. Армия, үз чиратында, аңа юллама биреп, Кораллы Көчләрдә алган тәҗрибәсе, һичшиксез, киләчәк тормышында ярдәм итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International