Кичә Нурлатка эш визиты белән ТРда Кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская килеп китте. Визиты барышында ул полициянең җирле бүлегендә вакытлыча ябып тору изоляторындагы шартлар белән танышты. Соңыннан Нурлат, Чирмешән, Аксубай районнарының кызыксынган ведомстволары вәкилләре белән “Халык контроле” системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча очрашу үткәрде, шулай ук социаль әһәмиятле объектларда булды.