9нчы мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары өчен чәршәмбе көнне үткән Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеена экскурсия кызыклы булды. Алар артыннан ук шәһәр һәм район тарихы хәзинәләрен саклаучы музейга Кизләү мәктәбе укучылары да килде.
– Көн дәвамында музейга 6шар төркем, 100гә якын мәктәп укучысы һәм бакча баласы килә, – дип уртаклашты музей директоры Флюра Морзаханова. – Экология һәм иҗтимагый тирәлек елында экология, табигать темасына зур игътибар бирәбез. Экскурсияләрдә археология һәм этнография, шәһәр тарихы, табигать һәм башка заллар буйлап сәяхәт итеп кенә калмыйча, балалар өчен экологик викториналар да үткәрәбез.