Без барыбыз да балачактан. Әмма вакыт узу белән, һәрберебез үткәнгә кайтып булмаячагын яхшы аңлый. Шулай да, балачакка кунакка булса да барып килергә мөмкин бит. Мисал өчен, Елена Рассадинаның матур авторлык курчаклары белән бергә.
Күптән түгел генә үткән җирле осталар ярминкәсендә күпләрнең игътибарын әлеге сәләтле кул остасы тарафыннан фоамираннан ясалган интерьер курчаклары коллекциясе җәлеп итте. Мондый могҗиза яныннан үтеп китәрлек түгел иде. Юкка гына фофуча – фоамираннан ясалган курчаклар шулай атала – “сөйкемле” дип тәрҗемә ителми булыр. Балачагыбызда мондый бүләк турында хыяллып кына була иде.
– Аларның аермасы шунда, бу курчаклар уйнар өчен түгел. Алар интерьерны бизәү максатыннан сувенир сыйфатында ясала, – ди бу гаҗәеп курчакларның авторы, безне чынбарлыкка кайтарып.
Без Елена белән 21 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара курчак ясаучылар көне алдыннан очраштык. Безнең күз алдында аның кулларындагы гади материал чираттагы фофуча курчагына әверелә башлады. Фоамиран яки башкача әйткәндә нәфис замшны үзе өчен Елена Рассадина чагыштырмача күптән түгел генә ачкан. Бу материалдан беренче курчак ясау тәҗрибәсен ул ул узган елның җәендә алган. Социаль челтәрләрдә мастер-классларны җентекләп өйрәнгәннән соң, үзен сынап карарга булган. Бу эш күп көч таләп итә торган булып чыга, күп төрле детальләр ясарга кирәк була. Әмма Еленаның ышанычлары аклана, бу вакыт дәвамында инде ул берничә дистә авторлык курчагы ясаган. Һәм бары тик быелгы язда гына үз иҗат җимешләрен беренче тапкыр кул эшләре күргәзмәсендә тәкъдим итәргә карар кылган. Әле шул вакытта ук бу матур коллекциягә карап: “Кызларына бәхет елмайган икән”, – дип уйлап куйган идем. Еленага үз фикеремне җиткергәч, ул: “Кызларым гынамы соң. Тормыш иптәшем әле дә син балачакта уйнап туймагансың, ди”, – дип җавап бирде. Ул мәктәптә 22 елдан артык технология фәне укыта һәм 13 елдан артык Балалар иҗаты үзәге белән хезмәттәшлек итә. Һөнәри эшчәнлегенә бәйле рәвештә, Елена декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле төрләрен үзләштергән. Һәм бүген үз осталыгын балалар белән дә бик теләп уртаклаша. Әнисе мисалында Рассадиннарның кече кызлары Александра да кул эшләре белән кызыксына башлаган. Ә олы кызлары Мария бөтенләй башка юнәлешне сайлаган – ул үз сәләтен психология һәм фәлсәфәдә тапкан. Әмма бу аңа гаилә иҗаты җанатары булырга комачауламый. Һәм бу җәһәттән аның чираттагы курчаклар турындагы фикере әнисе тарафыннан югары бәяләнә икән. Елена һәрвакыт кызларының киңәшләренә колак сала. Кайберләрен шунда ук тормышка ашыра, икенче берләрен хәтеренә салып куя. Бер курчакны ясап бетергәндә үк инде аның күңелендә икенчесенең образы туа һәм үз сәгате җиткәнне көтә башлый.