Ата-аналарына ана капиталы сертификатын алу хокукы биргән беренче нәни нурлатлыларга 10 яшь тулды.
Нәкъ менә ун ел элек илебез балалы гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү буенча Федераль программаны тормышка ашыра башлады. 250 мең сумнан старт алган ана капиталы ел саен ясалган индексацияләр исәбенә ике тапкырга диярлек артты. 2017 елда аның күләме 453026 сум тәшкил итә.
Бу вакыт эчендә программа районыбызның 3700дән артык гаиләсен финанс яктан ныгытырга ярдәм итте. Аларның 75 проценттан артыгы бу чаралардан тулысынча файдаланганнар да инде. Шунысы игътибарга лаек, ана капиталы сертификатларын районыбызда бары тик аналар гына алган. Практикада исә, билгеле бер шартлар үтәлгәндә, ул ата кешегә дә тапшырыла ала.
Нурлатта ана капиталы сертификатын алган беренче кеше Наталья Коннова булды. Дәүләт сертификаты аңа 2007 елның 24 февралендә тапшырылган. Әмма, Пенсия фондының район идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге документ әлегә программада каралган максатларга тотылмаган, һәм үз сәгате җиткәнне көтә. Ә менә ана капиталы сертификатын шулай ук беренчеләр исәбендә алган Бикинеевлар бу чараларны үз йортларын төзү өчен тотканнар. Йорт төзелешенә күптән керешкән булсалар да, алар әлеге хокуктан 2 ел элек кенә файдаланганнар. “6 ел элек фундаментын салдык, акрынлап стеналарын күтәрдек, түбәсен яптык. Ана капиталы безнең өчен зур ярдәм булды”, – ди гаилә башлыгы. Бәлки, өй туен быел үткәрерләр дә. Бикинеевлар сүзләренә караганда, йортның эчке эшләрен ахырына кадәр җиткерәсе һәм яңа җиһаз сатып аласы калган икән. Үз йортларын төзү алар өчен җаваплы, шул ук вакытта дөрес карар булган. Бикинеевларның ике уллары үсеп килә. Артур – төзелеш-архитектура университеты студенты, ә Салават 3нче сыйныфта укый. Барлык ата-аналар шикелле үк, Әнисә Әхтәмовна белән Расыйх Минтаһирович та киләчәктә улларының үз торак йортлары булыр дигән хыял белән яши. Ә моңа башлангыч бирелгән дә иде. Һәм бу ана капиталы ярдәме белән мөмкин булган.
– Торак шартларын яхшырту – ана капиталын куллануның иң популяр юнәлеше. Программа дәвамында әлеге мөмкинлектән 2837 гаилә файдаланды. Алардан 2060 гаилә капитал акчалары хисабына өлешчә яки тулысынча торак кредитларын каплады. Тагын 777 гаилә кредит чараларын кулланмыйча торак шартларын яхшыртты, – дип билгеләп үтте идарә начальнигы Рушания Шакирова. – Нурлатта 157 гаилә ана капиталы чараларын балаларын укыту өчен кулланды. Шулай ук 1 гариза капитал акчаларын әниләренең булачак пенсиясенең тупланма өлешенә күчерү өчен тапшырылды. Узган елның икенче яртысыннан ана капиталын инвалид балаларның социаль адаптациясенә тотарга мөмкин. Әлегә безнең идарәгә мондый гаризалар кермәде.
Ун ел эчендә ана капиталын куллану юнәлешләре зур үзгәрешләр кичермәсә дә, программага даими рәвештә төзәтмәләр кертелә барды. Аларның төп максаты – гаиләләргә сертификат алуны һәм аның чараларын куллануны максималь җиңеләйтү. Мисал өчен, бүген аны өйдән чыкмыйча, ПФР сайтындагы Шәхси кабинетта гариза калдырып алырга мөмкин. Бу яшь ата-аналарның вакытын күпкә экономияли. Сертификат ияләрен мошенниклардан саклау өчен дә күп эшләр башкарыла.