Язгы каникул башлана, алда хәлиткеч дүртенче чирек көтә

2017 елның 19 марты, якшәмбе

Киләсе атна башыннан, ә төгәлрәк әйткәндә 20нче марттан район мәктәпләрендә язгы каникуллар башланачак. Бу хакта район башкарма комитетының мәгариф идарәсе  хәбәр итә.
Балаларның яллары бер атнага сузылып, укулар 29 марттан старт ала. 
Яз ул матур гына түгел, шактый мәкерле дә ай, - ди район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Нәфыйгина  өлкәннәрдән һәм балаларның үзләреннән дә    җаваплылык  сорый торган җитди чор  җитүне искәртеп. - Яхшы киенеп йөрмәсәң, салкын тидерүеңне көт тә тор. Язын елгалардан су ташулар башланачак. Шуңа яр буйлары уйнар өчен куркыныч урын. Машиналар тулы шәһәр урамнарында да аеруча сак булырга кирәк. Ләкин урамда куркыныч дип, көне-төне компьютер экраны каршында гына утыру да  эш түгел. Каникул ул  көч җыю өчен  бирелә. Хәркәттә – бәрәкәт.  Чөнки алда БДИ һәм  ГИАлары белән хәлиткеч  дүртенче чирек көтә.  
Районның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белдерүенчә, каникул чорында белем бирү учрежденияләре “тик тормаячак“. Алдан расланган план нигезендә төрле түгәрәкләр эшчәнлекләрен дәвам итә, шулай ук укучылар өчен файдалы һәм кызыклы чаралар оештырылыр дип көтелә.  Бу чорда  “Театр һәм балалар» дип аталган театр коллективларының смотр – конкурсы, авиомодельләр буенча район ярышлары,  хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында үткәрелүче һәм “Без бергә» дип аталучы Республика конкурсларының муниципаль этаплары, педагоглар арасында волейбол буенча куст ярышлары узачак.
Билгеле булганча, дүртенче чирек уку елы дәвамында иң кыска чирек дип исәпләнелә. Җаваплы, чөнки чыгарылышлар өчен дәүләт имтиханнары тапшыру чоры, кыска- майда бәйрәм яллары шактый. Алда – хәлиткеч дүртенче чирек көтә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International