Чулпан авылында вәгазь уку кичәсе үтте

2017 елның 17 марты, җомга

14  март конне Чулпан авылында  вәгазь мәҗлесе үтте. Иң элек авыл мәчетендә җәмәгать  белән өйлә намазы укылды. Намаздан соң вәгазь кичәсе авыл мәдәният йортында дәвам итте. Барлык килгән кунакларны да сәламләп район мөхтәсибе Ирек Сәйфуллин очрашуны башлап җибәрде. Кичәдә катнашкан җирле хуҗалык җитәкчесе Әхтәм Сөләйманов халыкка үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичәгә мөхтәсибәт чакыруы белән төп кунак - Көньяк төбәге районнары казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров килгән иде. Казый бик тә үтемле hәм халык очен бик кирәкле булган вәгазь сөйләде, нәсыйхәт кылды, халыкның сорауларына жавап бирде. Кичәгә ике йөзгә  якын кеше җыелган иде,  авыл халкы белән берлектә тирә-яктагы авыллардан да килүчеләр бик күп булды. Халык вәгазь тыңлап кына калмыйча, үзләрен борчыган күп кенә сорауларга жавап та алдылар. Имам-мөхтәсиб  Ирек Сәйфуллин халык өчен, динебез очен зур тырышлык курсәткәне өчен Әхтәм Сөләймановка, вәгазьләре өчен Равил хәзрәткә, район хакимиятенә, авыл халкына дәресләр алып баруы өчен  Абдулла хәзрәткә, шундый зур мәҗлес  оештыруда катнашкан барлык кешеләргә  мөхтәсибәт  исеменнән рәхмәт җиткерде. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International