Үзара салым ярдәмгә килгән

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Үткән атнада Киекле авылы үзәгендә урнашкан күл тирәсендә кызу эш кайнады, биредә подрядчылар – Нурлатның “Жигули+” оешмасы ярдәмендә сулыкны тирәнәйтү эшләре башкарылды.  
–    Озак еллар  буена авылның ямьле почмагы булып торган  һәм олы юл буенда урнашкан күлнең суы җәен кибеп бетүе бик күңелсез күренеш иде. Әле бит бу күл янгын сулыгы булып та хезмәт итә. Шуңа да без олы юл читендәге күлне тирәнәйтергә дигән инициатива белән чыктык, – ди авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев. – Җирлек  халкы исә  соңгы референдумнарның берсендә үзара салым акчаларының бер өлешен  күлне тирәнәйтүгә тотарга дип тавыш бирде. Ә эшләрне  иртә яздан ук башкарырга булдык, бу  көннәрдә  күлгә Чирмешәннән су  ташу белән мәшгульбез. Язын исә  күл тирәсен чистартып, куаклар утыртырга ниятлибез. 
Шулай итеп, авыл күле инде яз башыннан янә халыкның кош-корты өчен дә менә дигән сулык, янгыннан саклану ягыннан әһәмиятле объект булачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International