Нәфис гимнастика буенча тренер Эльвина Вәлиева укучылары башкалабызны үз осталыклары һәм сәләтләре белән яулаган.
Шул көннәрдә алар Мәскәүдә Россия шәһәрләре арасында нәфис гимнастика буенча “Весенняя грация” төбәкара турнирда катнашып кайтканнар. Нурлат гимнастлары Алина Вазюкова, Эмилия Сәгъдиева, Арина Мальңева һәм Дарина Шикова үз яшь категорияләрендә Мәскәү, Подольск, Саратов, Краснодар, Псков, Симферополь, Петрозаводск һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Казахстаннан килгән спортчылар белән ярышкан. Эмилия, авыр элементлар башкарып, күпсанлы көндәшләре арасында өченче урынга лаек булган. Дарина да мактау пьедесталының шул ук баскычына күтәрелгән.