Агымдагы ел башыннан Нурлатта федераль ташламага ия 3 кеше Пенсия фондының район идарәсенә социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукларын яңарту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге җыелма үз эченә табиблар рецептлары буенча дарулар белән тәэмин итүне, санатория-курортта ял итү һәм дәвалау урынына түләүсез бару-кайтуны ала.