“Легенда” белән дуслаштылар

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Нурлат аграр техникумы студентлары “Легенда” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин белән очрашты. Чараны техникум музее советы оештырган иде. Владимир Малыгин Нурлатта 2014 елда оешкан “Легенда” клубы эшчәнлеге белән таныштырды. Ул клуб әгъзаларының Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү буенча үткәрелгән 12 вахтада, хәрбиләрне җирләүдә, хәтер маршларында катнашуларын сөйләде. I-II курс студентлары эзтабарланың эшчәнлеге турында видеофильм карадылар. Моннан тыш, казылмалар вакытында табылган хәрби кораллар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда студентлар мылтыклар, кул пулеметы, гранаталар, шулай ук каскалар, патроннар белән таныша алды. Очрашу ахырында Владимир Сергеевич сорауларга җавап биреп, казылмаларда катнашу теләге булган студентларны клубка язылырга чакырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International