Легендар якташыбызга – 80

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бу көннәрдә якташыбыз, танылган марафончы, Россиянең атказанган тренеры, РФның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, СССРның халыкара класслы спорт остасы, җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР чемпионы, 1970 елда Чехославакиядә Дөнья марафоны җиңүчесе Михаил Горелов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тумышы белән Вишневая Поляна авылыннан булган якташыбыз – үзенең спорт тормышында 80 мең чакрымнан артыграк араны йөгереп үткән, икенче төрле әйткәндә ике тапкыр экваторны әйләнеп узган  легендар шәхес. Гомере буена Ульян шәһәрендә яшәсә дә, туган яклары һәм якташлары белән ныклы элемтәдә яши, “Нурлат шәһәренең мактаулы гражданы” исеменә ия. Михаил Анисимович  алга таба да якташлары белән яңа очрашулар планлаштыра.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International