Кичә шәһәр Мәдәният сараенда район һәм шәһәрнең Балалар сәнгать мәктәбе, район Мәдәният йорты, шәһәр Мәдәният сарае, Балалар иҗаты үзәге, 3нче мәктәп, “Кояшкай” балалар бакчасында вокал, хореография, конферанс осталыгына өйрәнүче 150дән артыграк сәләтле бала “Язгы тамчылар” бәйрәм концертында катнашты. Ике сәгатькә якын дәвам иткән концерт гаҗәеп номерларга бай булды. Нәни артистларның яңа номерлары, төсле костюмнар, сәхнә бизәлеше, алып баручыларның осталыгы – барысы да залны тутырып килгән тамашачыларга язгы җылылык һәм якты кәеф бүләк итте. Концертта Әлмәт шәһәреннән Беренче каналда “Голос. Дети” проекты катнашучысы Дамир Нуретдиновның катнашуын да нурлатлыларга бик матур бүләк буларак кабул итте. Ә Нурлатның нәни артистлары өчен концерт “Йолдызлык” республика фестиваленең зона этабы алдыннан тагы бер тапкыр үзләрен сынап карау ягыннан да файдалы булды.