Кичә “Нурлатнефть” НГДУсының Марат Хуҗин исемендәге спорткомплексында финал уеннары үтте һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Нурлатта ике көн дәвамында барган ярышларда 300ләп спортчы катнашты, алар 5 разряд буенча үтте. Өлкәннәр арасында җиңүчеләр ике – А һәм В төркемнәре буенча ачыкланды. Кубок өчен ярышлар исә 4 этапта үтә, спортчыларның һәр этаптагы нәтиҗәләре аларның гомуми рейтингын исәпләүгә хезмәт итәчәк. Беренче этап җиңүчеләре арасында Нурлат спортчылары булмаса да, бадминтон буенча ярышларның безнең шәһәрдә үтүе спортның бу төренә карата кызыксынуны күпкә арттырды.
Ә бадминтон буенча республикакүләм ярышларның Нурлатта беренче генә үтүе әле. Шуңа да бадминтон белән шөгыльләнүче спортчыларның күбесенең Нурлатка беренче генә килүләре. Катнашучыларның күбесе шәһәрдән һәм биредә оешкан төстә үткән ярышлардан бик матур тәэсирләр алып китүләрен әйттеләр.