Быел районда чәчүлек мәйданнары 76 мең гектардан артыграк булачак. 2017 ел уңышы астына исә һәр гектарга көзге чәчүгә кертелгән ашламаларны да исәпкә алып, 65 кг.нан артыграк минераль ашлама кертү бурыч итеп куела. Бүгенге көндә хуҗалыкларда һәр гектарга 48 кг.га якын минераль ашлама әзерләргә өлгергәннәр. Иң күп ашлама “Южная” агрофирмасы һәм “Сөләйманов Ә.И.” КФХларында тупланган – 64әр кг., “Нурлат сөте”ндә – 57, “ВЗП-Билярск”та 45әр килограмм ашлама әзерләнгән. Елдагыча дәүләттән бирелә торган катлаулы ашламалар да хуҗалыклар өчен зур ярдәм. Шул көннәрдә район хуҗалыкларына 538 тоннадан артыграк катлаулы ашлама кайткан.