Мини-футболда иң көчлеләр ачыкланды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Спортчы, Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Руслан Хөсәенов истәлегенә мини-футбол буенча традицион турнир быел да катнашучыларның зур активлыгы белән үтте. Быел турнирда нурлатлылар белән бергә аксубайлар да катнашты. Нәтиҗәдә, 1нче урынны ДЮСШ-1, 2нче урынны – Аксубай, өченче урынны “Сахарник” командалары яулады. 
2001-2002 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелегендә  исә быел  6 команда көч сынашты. Биредә шәһәрнең 4нче мәктәбе командасы җиңү яулады, Егоркино һәм 1нче мәктәп командалары икенче һәм  өченче урыннарны бүлеште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International