Биккол мәдәният йортында якташлар очрашуы үтте

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Бикколда тумышлары белән авылдан булып, бүгенге көндә читтә яшәүчеләр тырышлыгы белән әзерләнгән “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган очрашу кичәсе быел да тамашачылар өчен көтеп алынган бүләк булды. Чара якшәмбе көнне авыл мәдәният йортында үтте. Авылда әлеге чара инде традиционга әверелеп бара, менә инде өч ел рәттән нурлатта яшәүче Вәсилә Мисбах кызы Гәрәева инициативасы белән оештырыла ул һәм ел саен яңа номерлар белән баетыла. Быел да читтә яшәүче бикколлылар арасында авылдашларына бүләк әзерләүчеләр шактый булды. Тамашачылар Нәкыя Гайфуллина, Рамил Вәлиәхмәтов,  Резедә Туктарова һәм Физалия Миннеханованың җырлауларын, Алсу Кәримованың гармунда өздереп уйнавын карап хозурландылар. Күпләр концертка балалар, оныклары белән дә номерлар әзерли. Яшь артистлар Алсу Ильясова, Руфинә Мөхәммәтова, Азалия Миннеханованың җыр, бию, шигырьләре дә авыл халкына күңелле бүләк булды. Концертка килгән тамашачыларның күбесе аерым бүләкләр дә алды. Быел оештыручылар авылда яшәүче 80 яшьтән узган 35 кешегә истәлекле бүләкләр әзерләгән. Ә фойеда теләүче һәркем чәй табыны артында кайнар чәй белән сыйлана алды. Биккол халкы исеменнән кичәне оештыручыларга рәхмәтне авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина җиткерде. 
Очрашулар исә тагы да булачак. Вәсилә Гәрәева быел да  җәй башында  авыл балалары өчен Сабантуй оештырырга планлаштыра.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International