Нурлатның яшь кикбоксчылары Яр Чаллыда үткән ачык беренчелектән уңыш белән кайтты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

3-4 мартта Яа Чаллы шәһәрендә кикбоксинг буенча үткән ачык шәһәр беренчелегендә Нурлатның Г.Хөсәенов ис.  балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Евгений Казаев кул астында шөгыльләнүче үсмерләр уңышлы чыгыш ясады.  Биредә  Ильяс Хөснетдинов, Тимур Сафин, Дмитрий Булатов, Вадим Леваков – 1нче, Данил Морозов, Никита Тайбулатов – 2нче, Тимур Шәфыйков, Эрик Цой һәм Роман Булатов өченче урыннар яуладылар. Шунысын да әйтергә кирәк: Яр Чаллының яңа көрәш клубында үткән  беренчелектә республиканың 8 шәһәр һәм районыннан  170 яшь спортчы катнашкан,  ярышлар лайт-контакт һәм фулл-контакт бүлекләрендә үткән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International