Нурлатның танылган чаңгычысы Радик Ибраһимов Самарада “Россия чаңгы юллары”нда җиңүче булды

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Шимбә көнне бер төркем нурлатлылар Самара шәһәрендә үткән XXXV   “Россия чаңгы юллары–2017” массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Биредә нурлатлы Радик Ибраһимов 10 км.лы дистанциядә беренче булып килде.   Нурлатлылар Александр Элекин, Эдурад Җирнов һәм Андрей Сиразетдиновның нәтиҗәләренең беренче унлыкка керүен дә уңышлы дип әйтергә мөмкин, чөнки быел Самара “Россия чаңгы юллары”нда  10 меңгә якын кеше катнашкан бит. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International