Иң яхшы вожатый ачыкланды

2017 елның 12 феврале, якшәмбе

Узган атнада отряд вожатыйлары “Иң шәп вожатый” республика бәйгесенең Балалар иҗаты үзәгендә үткән муниципаль этабында катнаштылар. Конкурсның финалы 5 турдан торды. Шәһәр мәктәрләреннән 7 һәм авыл мәктәпләре арасында җиңү яулаган 1 вожатый биредә үзләренең сәләтләрен күрсәтә алды. Нәтиҗәдә,  1нче урынны Биляр Озеро мәктәбеннән Эмилия Кайзер яулады, икенче урында 9нчы мәктәптән Ләйсән Гайнуллина белән гимназиядән Алинә Гыйниятуллина, өченче урында 8нче мәктәптән Елизавета Кириллова. 
Отряд вожатыйлары Арина Петрова (1нче мәктәп), Софья Липатова (2нче мәктәп), Виктория Илюхина (3нче мәктәп), Елизавета Краснова (4нче мәктәп) бәйгенең номинантлары булдылар. 
Конкурс традицион һәм вожатый эшчәнлегенең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International