Ярыштылар да, ГТО да тапшырдылар

2017 елның 11 феврале, шимбә

Узган шимбәдә 1600дән артыграк нурлатлы “Россия чаңгы юллары-2017” кысаларында “Татарстан чаңгы юллары-2017” республика чаңгы ярышларына кушылды. 
Быел “Россия чаңгы юллары-2017” ярышлары 35нче тапкыр үткәрелде. Ел саен февральнең икенче шимбә-якшәмбесенә туры китерелеп үткәрелә торган узышлар кайбер  төбәкләрдә суыклар аркасында кичектерелсә дә, Нурлатта көн чаңгы ярышлары өчен бик кулай булды –  иртәдән җиңелчә генә суык һава торды,  кояш елмайды һәм  аэропорт мәйданы чаңгычыларның шат  авазларына күмелде. Ярышлар башланыр алдыннан  район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллинның уңышлы стартлар теләве спортчыларга яхшы кәеф өстәде. 
Традиция буенча, беренче булып VIP–узышларга старт бирелде. Быел да аңа мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов җитәкчелегендә мәгариф учреждениеләре актив кушылды. Балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп директорлары арасында төрле яшьтәге җитәкчеләр бар иде, әмма шулай да барысы да дистанцияне уңышлы үтеп, үз коллективлары өчен матур үрнәк күрсәтә алды. Ир-ат җитәкчеләр арасында Төрнәс мәктәбе директоры Владимир Михейкинны куып узучылар булмаса, хатын-кызлар арасында Урта Камышлы мәктәбе директоры Валентина Гаврилова беренче булып килде. Әле сентябрь аеннан гына мәктәп белән җитәкчелек итә башлаган Валентинаның VIP -ярышларда беренче генә катнашуы әле. 
–    Ярышларда ел да катнашырга тырышам, быел җитәкчеләр белән стартка бастым. Чаңгы спортын бик яратам, кышын буш вакытларымда чаңгыда рәхәтләнгеп йөрим, – ди Валентина. 
Җитәкчеләрдән соң ук стартка мәдәният хезмәткәрләре басты. Быел беренче тапкыр мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты  “Татарстан чаңгы юллары”  ярышлары кысаларында үзләренең спартакиадасын да  үткәрергә карар кылганнар. 
–    Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты бүгенге көндә 420 кешене берләштерә. Бүгенге ярышларга 30дан артыграк мәдәният хезмәткәре катнашырга теләк белдерде, – ди профсоюз комитеты рәисе Полина Ермуллина. – Җиңүчеләр өчен махсус бүләкләр дә әзерләдек. Киләсе елларда ярышларга тагы да күбрәк мәдәният хезмәткәре кушылыр дип уйлыйбыз.
Әнә шулай, бер стартны икенчесе, бер яшь категориясен башкалар алмаштырды. Чаңгыга басучылар арасында һөнәрмән чаңгычылар белән бергә спортның бу төре белән әле яңа гына шөгыльләнә башлаучыларны да очратырга булы иде. Инде 80не ваклаучы ветеран-спортчылар да, 6–7 яшьлек балалар да бар. Әнә, Иске Чаллы мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары буйлары кечкенә булса да, чаңгыда шактый ышанычлы басып торалар инде. Ә 7 яшьлек Вова Семенов һич кенә дә артта калырга җыенмый. Дистанцияне уңышлы узасына да, беренче буласына да ныклап ышана ул. 
Быелгы чаңгы ярышлары исә катнашучыларның гына түгел, стартларның күплеге белән дә истә калачак, чөнки бу көнне 29 яшь категориясе буенча старт бирде. Ә җиңүчеләр район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әзерләгән грамота, медальләр белән бергә акчалата бүләкләргә ия булды, теләүчеләр шунда ук ГТО нормалары да тапшыра алдылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International