Бүген шәһәр Мәдәният сараенда район һәм шәһәрнең иң оста шашкачылары һәм шахматчылары быел Татарстанда ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышлап үткәрелә торган VII республика темпотурнирының муниципаль этабына җыелдылар. Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова һәм район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Евгений Савинов сәламләделәр.
Уеннар 10 өстәл артында барысы бер вакытта башланып китте. Ярышларның шартлары буенча, темпотурнирда 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар катнаша ала. Бүген катнашучылар арасында инде 80не тутырып килүчеләр дә юк түгел. Әмма шашка һәм шахмат уеннарында яшь киртә түгел, шуңа да һәр өстәл артында очрашулар кызыклы һәм зур көндәшлек шартларында үтә. Ә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1нче урыннарны алучылар 21 февральдә турнирның Аксубайда үтәчәк зона турында катнашу хокукы алачак.