Республикабыздагы Татарстан –Төркия дуслык җәмгыятенең 25 еллык юбилеенда нурлат делегациясе дә катнашып кайтты. Чара узган атнада Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы бинасында узды. Бәйрәм Төркиянең Татарстандагы кардәш шәһәре булган Нурлатның үзешчән коллективы чыгышы белән үрелеп барган.