Нурлат аграр техникумының дүрт студенты WorldSkills конкурсының Казанда 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр үткән төбәк этабында уңышлы чыгыш ясап, иң яхшылар бишлегенә керде. Алар арасында Валерия Хмелева “Татар ашлары” компетенциясендә бишенче урынга лаек булды.
Валерия техникумның 3нче курсында “Гомумтуклану продукциясе технологиясе” белгечлеге буенча белем ала. Кыз әлеге һөнәрне максатчан сайлаган. Әле балачактан ук әнисе артыннан күзәтеп һәм аңа ярдәм итеп, төрле ашамлыклар әзерләү процессы белән кызыксына башлаган. Пешекчелек сәләте аларның гаиләсенә дә хас булса кирәк – олы апасы да, туган апасы бу һөнәрне сайлаган. Куратор Миләүшә Фәйзуллина билгеләп үткәнчә, кыз барлык фәннәр буенча да югары белем күрсәтә, техникумның җәмәгать тормышында да актив икән. Ул белем бирү учреждениесенең үзешчән сәнгать чараларында, фән олимпиадаларында да еш катнаша, бу хакта аның күпсанлы дипломнары сөйли. WorldSkills конкурсының төбәк этабында катнашу хокукын да ул челтәр турында ясаган уңышлы чыгышы белән яулаган. Валерия ул вакытта “Татар ашлары” компетенциясендә чыгыш ясап, 31 катнашучы арасында икенче урынны алган. Бу юлы Уфа, Мәскәү, Екатеринбург, Төмән һәм башка Россия шәһәрләреннән килгән 16 кеше ярышкан.
– Биремнәр катлаулы иде. Һәр конкурсантны берьюлы өч эксперт бәяләде, нәтиҗә генә түгел, эш процессын оештыру сыйфаты да исәпкә алынды. Валерия мөмкин булган 550 баллдан 466ны җыя алды, – ди техникум укытучысы һәм Валериянең кураторы Миләүшә Фәйзуллина.
7 сәгать дәвамында катнашучыларга өч ризык – гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак пешереп, барлык таләпләрне дә үтәргә кирәк була. Экспертлар балл системасы белән эш урынының торышын, ризыкларның авырлыгын, тәмлелеген, бизәлүен һәм документларның дөрес алып барылуын бәяләгән. Валерия конкурс биремнәрен лаеклы үтеп, иң яхшы катнашучылар бишлегенә кергән. Миләүшә Фәйзуллина сүзләренә караганда, экспертлар кызның пөхтәлеген һәм аралашучанлыгын аеруча билгеләп үткән.
– Мин бик күп уңай эмоцияләр һәм күңел күтәренкелеге алдым. Бу киләчәк үсешем өчен яхшы импульс булды. Укытучыларыма да рәхмәтлемен, минем уңышлы чыгышымда техникумда алган белемнәрем мөһим роль уйнады, – ди студентка үзе.
Кыз ирешелгән уңышларында тукталып калырга җыенмый. Хәзерге вакытта Валерия Хмелева кураторы белән бергә татар кулинары Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышланган конкурска әзерләнә. Ул Казанда 27-28 февральдә узачак. Биредә кыз үз көчен токмач, салма, кош теле-роза кебек милли ризыкларны пешерүдә сынап караячак.
WorldSkills хәрәкәтендә катнашу студентларга шәхси сыйфатларын максималь күрсәтергә, үз көчләрен сынап карарга һәм һөнәрләрендә иң яхшылар сафына басарга мөмкинлек бирә.